16+

Кырым күпере янында кабат зур бөке барлыкка килгән

Кырым күпере янында Тамань ягыннан 304 машинадан торган бөке барлыкка килгән.

Кырым күпере янында Тамань ягыннан 304 машинадан торган бөке барлыкка килгән.

Кырым күперенә керү юлында, Тамань ягыннан кабат зур бөке барлыкка килгән. Анда инде 300дән артык машина җыелган. Бу хакта "Кырым күпере: оператив мәгълүмат"телеграм-каналы хәбәр итә.

"Тамани ягыннан чиратта 304 машина тора. Көтү вакыты якынча бер сәгать",-диелә Телеграм-канал хәбәрендә. 

Шул ук вакытта Керчи ягыннан хәзерге вакытта кыенлыклар булмавы ачыклана.

Искәртеп узабыз, Кубань ягыннан Кырым күперенә керү юлында бөкеләр июль башында ук барлыкка килә башлады. Бу хәлнең сәбәбе-ярымутрауга керергә теләгән туристлар. Бу аларның багажын тикшерү вакытын арттыра. Мәсәлән, 1 нче көнне трафикның 40% артуы теркәлгән, шуннан соң күп чакрымлы бөкеләр үсүен дәвам иткән. 11 июльдә анда 800дән артык автомобиль җыелган. Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырым күпере янындагы бөкеләр белән бәйле хәл федераль хакимиятләрнең җаваплылык зонасы дип белдерде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading