16+

Кырым рекорд куя

Ел башыннан Кырымда 5,5 миллионнан артык турист булган, дип яза «Российская газета». Быел Кырым туристлар саны буенча 2013 елда куелган рекордны узып китәр дигән фараз бар. 2013 елны анда алты миллион кеше булып киткән. 

Кырым рекорд куя

Ел башыннан Кырымда 5,5 миллионнан артык турист булган, дип яза «Российская газета». Быел Кырым туристлар саны буенча 2013 елда куелган рекордны узып китәр дигән фараз бар. 2013 елны анда алты миллион кеше булып киткән. 

Туристлар агымының артуы, әлбәттә, 16 майда ачылган Керчь бугазы аша салынган күпер белән бәйле. Узган елны паром белән 1,32 миллион җиңел машина һәм автобус чыккан булса, быелның май аеннан күпердән 2,288 миллион автомобиль үткән. Август аенда гына да ике якка 845 282 машина узган. Бу июль аена караганда ун проценкта артык. Күптән түгел Симферополь аэропортында өченче миллиончы туристны каршылганнар. Быел Кырымга 17 авиакомпания 63 юнәлештә очышлар алып бара.

 
Быел туристлар күбесенчә ярымутрауның көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр-авылларда тукталган. Элек исә бу якларга килеп җитмәгән булганнар. Киров районы, Большая Феодосия, Коктебель, Судак, Ленин районында туристлар арту күпер ачылу белән бәйле. 

                                                                                                                               фото http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading