16+

Кышкы җылыту чорына техник эшләр 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш

Казан вертолет заводының Адмиралтия бистәсендәге сәнәгать мәйданчыгы бетерелде. Андагы котельный Киров районындагы күп фатирлы җиде торак йортны һәм ике балалар бакчасын җылыта иде.

Кышкы җылыту чорына техник эшләр 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш

Казан вертолет заводының Адмиралтия бистәсендәге сәнәгать мәйданчыгы бетерелде. Андагы котельный Киров районындагы күп фатирлы җиде торак йортны һәм ике балалар бакчасын җылыта иде.

Совет районында “Казан сөт комбинаты” котельныеннан файдаланган күп фатирлы 6 торак йорт та җылылык чыганагыннан өзелә.

- Борчылырга кирәкми, әлеге 13 йорт белән 2 балалар бакчасы “Казэнерго” акционерлык җәмгыяте челтәрләренә тоташтырыла,-диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда соңгы 5 елда гына да 45 торак йорт һәм социаль учреждение ведомство котельныйларыннан шәһәр карамагына күчерелгән. Предприятиеләрнең ягъни ведомстволарның 48 котельныен, шулай ук “Казэнерго”ның 135 котельныен төзекләндерү эшләре бара.

“Казэнерго” җәмгыятенең Липатов, Зеленая, Космонавтлар урамнарындагы һәм Константиновка бистәсендәге котельныйларында механизмнар колачлы төстә яңаларга алмаштырыла. Йортлар эчләрендәге 11,5 мең километр һәм җир астындагы 2 мең километр торбаүткәргеч төзеклеге тикшерелә.

- Казанда 5728 йорт белән тулай торакны, 800 социаль учреждение бинасын кышкы җылыту чорына әзерләргә кирәк. Капиталь ремонт программасы кысаларында, быел шәһәрдә  күп фатирлы 142 торак йортның җылылык челтәрләре яңага алмаштырыла, йорт түбәләре һәм диварлары җылылык саклагыч чималлар белән тышлана. Күп фатирлы 131 йортка җылылыкны һава торышына карап үзкөйләүче аппаратлар урнаштырыла, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Кышкы җылыту чорына техник эшләр 1 сентябрьгә башкарып бетерелергә тиеш. Шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда торак-коммуналь хуҗалыкны кышкы чорга әзерләү чараларының үтәлеше 19 июльгә 70 проценттан артыграк.

Татарстанда бюджет учреждениеләре котельныйларының пар казаннарын алмаштыру буенча махсус программа гамәлгә ашырыла. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналҗ хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйткәнчә, быел 43 районда социаль тармактагы 87 котельныйда 156 пар казанын яңага алмаштыру ниятләнелә. Шушы юнәлештә эшләр инде 56,3 процентка башкарылган.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X