16+

Кыз аны кире каккан, моңа җавап итеп егет сөйгәнен һәм гаиләсен суеп чыккан

Бөтен республиканы тетрәндергән коточкыч фаҗигадә гаепләнүче тиздән хөкем каршына басачак. 

Бөтен республиканы тетрәндергән коточкыч фаҗигадә гаепләнүче тиздән хөкем каршына басачак. 

Хәзер ул сак астында һәм әле дә җинаять кылуга катнашы юклыгын исбат итәргә тели. 

Казанда Чуйков урамында  22 яшьлек егет сөйгән кызын, аның 59 яшьлек әнисен һәм 62 яшьлек әтисен үтерә. Шуннан соң ул дүртенче каттан аска сикерә, әмма исән кала. Әлеге җинаять эшен тикшерү тәмамланды һәм Казан егете суд каршына басачак. Ул әлегә кадәр үз гаебен танымаган.
- Хәзер гаепләнүче сак астында, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның тикшерү комитетында. - Гаепләү бәяләмәсе һәм эшнең барлык материаллары судка җибәрелгән инде.
"Шәһри Казан" әлеге коточкыч фаҗига турында язып чыккан иде. Язманы сылтама аша укырга була: "Юлымда берәрсе киртә булса, ул җир куенына керәчәк...": өч кешене үтергән адәм гел куркытуда булган

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading