16+

Кызыл яран утыртыгыз: ул өйгә байлык китерә

Бүлмә гөлләренең популярлыгы көннән-көн арта. Алар илһам һәм матурлык чыганагы булудан, һава чистарту үзлегеннән тыш акча магниты булырга да мөмкин икән.

Бүлмә гөлләренең популярлыгы көннән-көн арта. Алар илһам һәм матурлык чыганагы булудан, һава чистарту үзлегеннән тыш акча магниты булырга да мөмкин икән.

Бу хакта Instagramда медиум Николай Иванов язган.

Мәсәлән, кызыл яранны ул "акча китерүче магнит" ди, иң мөһиме аңа дөрес гөл чүлмәге генә сайлый белергә кирәк икән. Әлеге гөлне авылда да, шәһәрдә дә бик яратып үстерәләр, ул нәзберек түгел, әллә ни тәрбияләү дә соралмый.

Ә кызыл яран акча да китерсен өчен аны кызыл төстәге овал яки түгәрәк формадагы савытка утыртырга киңәш итә медиум, чөнки әлеге формалар чиксезлекне аңлата. Аннары яранның яфракларына су бөркеп, исен чыгарып тору да кирәк икән, нәкъ менә аның исе акчаны "тарта" икән. Ә корган яфракларын вакытында алып торырга кирәк, чөнки алар "үле энергия" чыганагы булып тора ди.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading