16+

LADA автомобиленә бәяләр күтәрелгән

Хәзер алар ничә сум тора?

Хәзер алар ничә сум тора?

1 марттан АвтоВАЗ LADA автомобиленә бәяләрне кискен арттырды. Бөтен модельләргә бәя уртача 15 процентка күтәрелгән, дип яза РИА "Новости" җитештерүченең яңартылган прайс-листларына сылтама белән. Яңа прайс-лист нигезендә, LADA Granta 14 процентка арткан. Бу модельнең минималь бәясе 685 мең сумны тәшкил итә. Niva Travel бәясе 14 процентка күтәрелеп, хәзер ул 1,4 млн сум тора. Vesta бәясе 20 процентка арткан, бәясе – 1,33 млн сум. XRAY – 22 процентка, бу модельнең хакы 1,10 млн сумга җиткән. Барыннан да бигрәк Largus "универсал" кыйммәтләнде. Аның бәясе – 1,77 млн сум, бу алдагы бәядән 30 процентка күбрәк. Niva Legend бәясе үсеше – 9 процент, аны 777 мең сумга алырга була. Басма билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә бәяләр икенче тапкыр күтәрелгән, һәм элегрәк бәяләр үсеше, кагыйдә буларак, 1-3 проценттан артмаган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading