16+

Лаеш егете гандбол буенча Россия җыелма командасына кергән

Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Кирилл Абросимов Мәскәүнең иң яхшы гандбол клубы булган “Чеховские медведи”га күчә.

Лаеш егете гандбол буенча Россия җыелма командасына кергән

Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Кирилл Абросимов Мәскәүнең иң яхшы гандбол клубы булган “Чеховские медведи”га күчә.

Шулай ук аңа Россия җыелма командасында уйнарга һәм олимпия резервындагы училищеда укырга мөмкинлек бирелә. Ул тумышы белән Тольятти шәһәреннән, Лаеш техникумында 2021 елның гыйнварыннан белем ала. Кирилл “Лаишевские лисы” дигән гандбол командасы өчен уйнаган. Казанда узган бер матчта аны “Чеховские медведи” клубы белгечләре күреп алган һәм көчен үзләрендә сынап карарга тәкъдим иткәннәр. 

“Безнең техникум Тольяттидагы спорт мәктәбе белән Мәскәүдәге олимпия резервындагы училище арасында үзәк звено булып чыкты. Мин Кирилл өчен бик шат, ул гандбол буенча шәп уенчы, “Лаишевские лисы” составында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, шуңа күрә дә аңа ясалган әлеге тәкъдим бик урынлы булды. Аның спорт карьерасы уңышлы булачагына һәм зур пъедесталларга менәчәгендә шигем юк”, – диде Лаеш техник-икътисад техникумы директоры Эльвир Якупов. 

Кирилл Абросимов белдерүенчә, ул гандбол буенча иң яхшы командада уйнарга тәкъдим ясауларын көтмәгән. “Дөресен генә әйткәндә, мин үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Әлбәттә, шундый дәрәҗәдә уйнарга биргән мөмкинлекләргә мин бик шат, бу бит барлык спортчыларның да хыялы. Сентябрьдән бирле олимпия резервындагы училищеда укыйм, үземне Россия җыелма командасы составында яхшы уйнавымны күрсәтсәм, бу зур бәхет булыр иде. Лаеш техникумына җирле гандбол командасы өчен уйнаганда килеп чыккан мөмкинлек өчен мин бик рәхмәтле”, – дип, белдерде Абросимов. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading