16+

Һәлак булган 18 яшьлек егет турында: "Казансу елгасын йөзеп чыгарга теләгән"

24 май көнне көндез коткаручылар Казан медицина көллияте студенты, 18 яшьлек егетнең гәүдәсен Түбән Заречье пляжы янындагы судан табып чыгарды. Аны бер тәүлек эзләделәр. Танышлары сүзләренчә, ул Казанканы кичеп чыгарга мөмкин булуын исбатларга теләгән. 

24 май көнне көндез коткаручылар Казан медицина көллияте студенты, 18 яшьлек егетнең гәүдәсен Түбән Заречье пляжы янындагы судан табып чыгарды. Аны бер тәүлек эзләделәр. Танышлары сүзләренчә, ул Казанканы кичеп чыгарга мөмкин булуын исбатларга теләгән. 

18 яшьлек студентны бер тәүлек эзләделәр. Яр буенда дуслары һәм туганнары егетнең исән булуына өмет итеп соңгы минуткача басып торды.
— Ул бик тәртипле егет, беркайчан да спиртлы эчемлекләр белән мавыкмады, медицина көллиятендә бергә укыган дуслары белән су коенырга килгәннәр һәм менә бу фаҗига килеп чыккан. Бу безнең уртак проблема. Таҗик диаспорасы барысы да монда җыелган, - дип сөйли һәлак булган егетнең абыйсы Рахматулло Мусаев.

Әлеге хәл фаҗигале очраклылык нәтиҗәсе. Мөхәммәт дусты белән Казанканы бер ярдан икенче ярга чаклы кичеп чыгарга мөмкин булуы турында бәхәсләшкән. 
— Мөхәммәт моңарчы биредә су коенулары турында сөйләгән, икенче ярга барып җитү өчен көче җиткән. Ә кире әйләнеп кайту өчен көче җитмәгән.  Ул яхшы йөзә белә. Белмим, бу юлы ни булгандыр, - ди һәлак булган егетнең туганы Имран Рәхимов.

МЧС кисәтә: 
Махсус билгеләнгән урыннарда гына су керегез.
Исерек килеш су коенмагыз, үлем очракларының төп сәбәбе шул.
Якын килүче катерлар, көймәләр янына йөзеп бармагыз, алар астына чумарга ярамый – бу тормыш өчен куркыныч.
Сулыкларда кечкенә көймәләрне кулланганда тиешле кагыйдәләрне үтәгез, ә коткаручы жилетларны кию мәҗбүри.
Кабаручы йөзү җайланмаларын кулланмагыз, аеруча йөзә белмәсәгез. 
Суда чумып һәм йөзүчеләрне тотып уйнамагыз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading