16+

Легендага 71 яшь тулыр иде

Ул бөтен дөнья өчен ачыш булды.

Ул бөтен дөнья өчен ачыш булды.

Аның уенына карап, миллионлаган җанатар сокланды, аларның сулышы тукталды. Бу кеше өчен бозда киртәләр булмады. Үзенең карьерасында аның ирешелгән уңышлары, яуланган трофейлары бихисап, әмма ул һәрчак яңасына омтылды, осталыгын арттырды. Аның өчен һәрбер уен – тормышка чакыру. Ул күп нәрсә эшләп өлгерде, әмма якты дөньядан иртә китеп, шактый өлеше эшләнмичә калды. Ул – үзе исән чакта ук легендага әйләнгән шәхес, аның исеме – Валерий Харламов.

14 гыйнвар көнне бөтен хоккей дөньясы аның туган көнен билгеләп үтте. Исән булса, аңа 71 яшь тулыр иде. Җиде яшеннән тимераякка басып, ул хоккейчы карьерасында ике тапкыр – Олимпия, сигез тапкыр Дөнья чемпионы титулына ия була. Дөнья чемпионатлары тарихында иң күп очко җыйган хоккейчы. Валерий Харламов – җиде тапкыр Европа чемпионы, Чакырылыш Кубогы иясе, 11 тапкыр СССР чемпионы булуга ирешә. 2008 елда XX гасырның иң яхшы алты хоккейчысы арасына сайлана. Россия җыелма командасында аның 17нче номеры мәңгегә беркетелгән – бу номер астында беркем дә уйнарга хокуклы түгел. Бер тапкыр бу номер астында уйнау хокукы Александр Харламовка – аның улына гына бирелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X