16+

Леонов белән Фәттахов йөзү ярышында катнашты

Бүген Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов "Мастерс" категориясе дөнья чемпионатында 50 метрга ирекле стиль белән йөзү ярышында катнашты.

Алар икесе дә 35-39 яшь категориясендә көч сынашты. Владимир Леоновның нәтиҗәсе - 28.85, Дамир Фәттахов күрсәткече - 30,48. Әлеге яшь категориясендә Россия спортчысы Алексей Манжула беренче урында (23.77). Ярыш нәтиҗәләре буенча Леонов - 41 урында, Дамир Фәттахов - 47 урында.
Исегезгә төшерәбез: "Мастерс" категориясендә Татарстаннан барлыгы 133 кеше катнаша. Аларның 106сы үз көчләрен йөзү ярышларында сыный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading