16+

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Руслар бер дә мәгънәсез исемнәр кушмыйлар бит, татарлар гына шулай кылана»

Гыйбадәт кылу һәм дини йолалар турындагы нигезләмә дөнья күрде

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Руслар бер дә мәгънәсез исемнәр кушмыйлар бит, татарлар гына шулай кылана»

Гыйбадәт кылу һәм дини йолалар турындагы нигезләмә дөнья күрде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру тәртипләре турындагы Нигезләмә үз көченә керде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәраков бу хәбәрне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде.

Нигезләмә республикада сөнни Ислам традицияләрен саклауны максат итеп куя. Татарстанда мөфтияттә аттестация узган имамнар алга таба үз эшчәнлекләрен шушы Нигезләмә нигезендә алып барачак. Әлеге документта мөселман йолаларын дөрес үтәү таләпләре буенча тулы мәгълүмат бар: исем кушудан алып, мәет җирләүгә кадәр. Нигезләмәгә кертелгән иң мөһим өстәмәләрдән гакыйдә бүлеге санала, ул Матуриди гакыйдәсенә (инану, дингә караш) нигезләнгән 60 пунктны үз эченә ала. Булат хәзрәт Мөбәраков аңлатканча, гакыйдә-Исламның төп фәне, ул кешенең тормышы дәвамында башкарылган бөтен эш-гамәлләренең нигезе, яшәү рәвешенең асылы, дини гыйбадәтләренең фундаменты. Үзен мөселман дип санаган һәркемнең дөньяга карашы Ислам гакыйдәсенә туры килмәсә, аның гыйбадәте кабул булмый һәм кылган яхшы гамәлләре өчен савап бирелми. Нигезләмәнең өстәмәләр кертелгән яңа редакциясендә җомга намазларын үткәрү буенча төгәл һәм тулы тәртибе китерелгән. Имамнарга һәм мәчет мәхәлләләренә аларны башкаруның ике рәвеше тәкъдим ителә. Беренче очракта: вәгазь җомга намазы җиткәнче укыла, икенче очракта: хөтбәдән соң. Җомга вәгазенең татар телендә укылуы әйтелгән. Хөтбә гарәп телендә булырга һәм артык озынга сузылмаска тиеш. Җомга намазы ике рәвешнең кайсы буенча үткәрү турында имам-хатыйб мәхәллә халкы белән килешә.

Нигезләмәдә Коръән мәҗлесләре үткәрү, Рамазан аенда ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу, исем кушу, мәетне җирләү белән бәйле барлык йолалар, никах һәм талак турында тәфсилләп язылган.
Булат хәзрәт Мөбәраков мәрхүмнең өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрү татарларда Ислам динен саклауга юнәлтелгән гамәлләрдән, диде. Җәлил хәзрәт Фазлыев сабыйга мәгънәсез исемнәр кушмаска, муллалар белән алдан киңәшләшергә чакырды.

- Руслар бер дә мәгънәсез исемнәр кушмыйлар бит, татарлар гына шулай кылана. Кеше олыгайгач, үз исеменә ничек карар, ата-ана шуны уйларга тиеш, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Нигезләмә әлегә имам-хатыйбларга таратыла, алар мәхәләгә татыштырачак. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин киләчәктә китап рәвешендә дә чыгару нияте булуын әйтте.


Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading