16+

Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиевлар узган төнне олы юлда кунган

Бер төркем Башкортстан җырчылары Миякәгә концерт куярга дип, автобус белән юлга чыккач, 100 чакрым китәргә дә өлгермиләр, көтелмәгән хәлгә тарыйлар.

Бер төркем Башкортстан җырчылары Миякәгә концерт куярга дип, автобус белән юлга чыккач, 100 чакрым китәргә дә өлгермиләр, көтелмәгән хәлгә тарыйлар.

Олы юлда ике йөк машинасының бәрелешеп, дөрләп януы сәбәпле, хәрәкәт туктала. Озын чакрымнарга сузылган бөкедә утыруларын Лилия Биктимерова үзенең социаль челтәредәге сәхифәсендә хәбәр итә. 
–    Кырыклап артист төялгән автобуста, инде 13 нче сәгатебезне үткәрәбез. Автобус тик тора, юллар ябык. Концертка барып өлгермибез инде, кичектердек. Тагын күпме утырырбыз, билгесез. Янгын сүндерү машиналары бер-бер артлы агыла гына... Артистлар да аптырашта, арыдылар. Кем басып тора, кем мәзәк сөйли, курайда да уйнап куялар. Мин менә иң артка барып, утыргычларга сузылып яттым, Фәдис тә җайлашты. Иртәгәге Озерскаяда буласы концертка барып җитсәк тә бик яхшы, – ди ул.
Узган гасырда Әлфия апа, Илһам абыйлар гомереннән үткән хәлгә охшашрак сәфәр бу. Алар да бит шулай салкын кышларда ат чаналарында, трактор арбаларында юл кичкәннәр. 
Иң кызыгы – 4 февраль көнне Фәдис Ганиевның туган көне. Юлда калган артистлар, төнге сәгать унике тулу белән җырчыны котларга керешәләр. 57 яшен тутырган Фәдиснең, мондый шартларда гомер бәйрәмен каршылаганы булмагандыр әле.
Соңрак Лилия укучыларына Миякәгә барып җитүләрен хәбәр итә.
–328 чакрым юлны 19 сәгать бардык. Ашадык, азрак ял иттек. 4 кенә сәгать күз йомып, алдык та кабат юлга кузгалдык. Йөзләр, аяклар шешенгән, гәүдә кыйналган кебек, үз хәлебезне үзебез генә беләбез, – ди ул. 
Иң мөһиме, исән-сау булсыннар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading