16+

Лилия Галимова: Татарстанда балалар белән йөрү тыелмаган

Төп шарт - ишегалдыннан читкә китмәү.

Төп шарт - ишегалдыннан читкә китмәү.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, брифинг вакытында журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстанда ишегалларында балалар белән йөрү тыелмаган, дип аңлатты. "Асылда, әниләр ишегалдына балалар белән йөрергә чыгалар, бу катгый рәвештә тыелмады. Шулай ук кешеләр эт белән йөрергә, кибеткә, чүп ташларга чыга. Ишегалды периметрында моны эшләү тыелмый. Балага саф һава кирәк", - дип аңлатты Галимова. Искәртеп үтик, Казан Кремле вәкиле хәбәр иткәнчә, Татарстанда үзчикләү режимыннан этаплап чыгу буенча махсус план әзерләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading