16+

Лилия Тимергалиевадан булмаган фатирын мохтаҗларга бирергә кушалар

Шагыйрә Лилия Тимергалиевага фейк аккаунттан күңелен рәнҗетерлек хатлар язучылар да бар икән. Ә Лилия аларга бәхет кенә тели.

Лилия Тимергалиевадан булмаган фатирын мохтаҗларга бирергә кушалар

Шагыйрә Лилия Тимергалиевага фейк аккаунттан күңелен рәнҗетерлек хатлар язучылар да бар икән. Ә Лилия аларга бәхет кенә тели.

“Биш ел элек, 30 яшьлек Лилиягә мин бүген нәрсә әйтер идем: АШЫКМА, барысы да булачак, ин мөһиме дөрес итеп гамәл кыл. Хыялларыңны дөрес формалаштыр, Алла hәрвакыт ишетә һәм фәрештәләрнең АМИН дигән чагына туры килә. Ә хәзер мин ни диям, рэхмәт Аллаһка! Ишетүен, бирүен һәм дә алуың өчен дә... Бары син генә беләсең ничек дөрес һәм син генә кодрәтле. Ә без кешеләр сыналыр өчен туган һәм мин рәхмәтлемен, бәхетлемен. Ә кемнәр миннән көнләшә, белмәгәннәрен язып йөрәккә тияргә телиләр - мин Сезгә бәхет телим, чөнки Сез бәхетсез, бәхетле кешенең башкаларда эше юк.

Бер мисал китерәм, кичә фейк аккаунт ясап, мина бер зат болай диеп язды: Сез кияүгә чыгып бала таптыгыз, балагыз үлде, үзегез аерылдыгыз, ә фатир калды. Бу фатирга чыннан да мохтаң кеше бардыр, кире бир фатирыңны дип ашыга-кабалана язды.

Бу исәнләшә белмәүче, итагатьсез затка сорау бирдем: кая соң ул фатир дип. Бу яза: дусларыгыз шулай сөйли ди. Кемнәр дим. Утсыз төтен булмый ди. Кыскасы, җавап бирә алмады бу зат, ә ник? Чөнки җавап юк, минем дусларым артымда юк уйдырмалар сөйләп гайбәт чәйнәми.

Фатир булмавын дусларым да, калган подписчикларым да белә, Алла кемгә язган, шуңа булыр. Мохтаҗларга булсын, ә мин әлхәмдүлилләһ бай, минем Алла бар, якын туганнарым, ышанычлы дусларым, яраткан эшем бар.

Гаиләмә исә, хәтта таркалган булса да, беркемнең дә күз карашы белән дә кагылырга хакы юк!

Мин аерылган иремә бик рәхмәтле, ул искиткеч кеше, ә улыбыз безнең җәннәт ачкычы, иншаАлла”, – дип язган ул.

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә татар халкының теле чарлы биктә, кешегә шундый пычрак рәнжетерлек сүзләр әйтеп, язып гөнахасы чиксез икәнен уйлапта карамыйлар. Әдәм балалары күзегезне ачып башыгызны тикшереп яшәр көн житте бит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лилия, сина сэламэтлек телим. Иманлы кеше, кунелендэ кешегэ эй терлек жылы сузлэре булган кешегэ нигэ имансызлар кагыла икэн? Игьтибарга лаек булмаганнарга, игьтибар итеп вакытын ны эрэм итмэ. Бэхетле бул!

      Мөһим

      loading