Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов призы - Лада Гранта автомобиле тапшырылды.
Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә узган икенче Шахтерлар Сабантуенда Муса Галләмов Баш батыр калды. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов призы - Лада Гранта автомобиле тапшырылды. Ул финал көрәштә Булат Мусинны чистага җиңде.
Муса Галләмов җиңүгә үк футболкасын салып, үзе өчен җан аткан җанатарга бирде. Ул Әстерхандагы федераль Сабантуйда үзенә булышкан җанатарына футболкасын бирергә вәгъдә биргән булуын әйтте. Көрәштән соң, җиңү шатлыгы белән, ул аның исемен дә тиз генә исенә төшерә алмады.
"Миңа көрәшүең ошый. Футболкаң гына юк, ди. Җиңсәм, бирәм дигән идем", – ди ул.
«Җиңүне көткән идем. Иң авыры Булат белән булды. 100кг көрәштә ул беренче номерлы. Тигез бара иде, өчкә ике белән, «прямая стойка» хәл итте», – дип ул үзенә җиңү китергән алымны атады.
«Әлхәмдүлилләһ, мин җиңдем. Туганнарга, шундый зур бүләк биргән Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка Рәхмәт», - диде Муса Галләмов
Яшүсмерләр арасында батырлар:
Батыр Нечышев (65 кг), Алтай республикасы;
Иван Чебышев (80 кг), Новокузнецк;
Егор Садырев (110 кг), Новокузнецк.
Төрле үлчәмнәрдәге батырлар:
Батыр Нечышев (60 кг), Алтай республикасы;
Искәндәр Мортазин (75 кг), Татарстан;
Булат Мусин, (100 кг), Татарстан;
Муса Галләмов (абсолют категориядә), Татарстан.
Рәмис Латыйпов, "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар