Әлмәттә яшәүче 25 яшьлек егет алдакчылар корбаны булган.
Социаль челтәрдә ул 4800 сумга iPhone 5s смартфон сатыла дигән игъланга тап була. Китереп биргән өчен тагын 600 сум түләп, почта аша көтелгән посылкасын ала, әмма аннан смартфон урынына тавык паштеты килеп чыга. Егет сатучы белән элемтәгә керә алмый, телефоны җавап бирми, социаль челтәрдәге төркеме дә ябылган булып чыга.
0
Комментарийлар