16+

Әлмәттә апалы-сеңелле иске комод сатабыз дип, 100 мең сум акчаларыннан колак каккан

Хатын үз карта номерын әйткән, әмма теге ир банк белән килешүе юк дип, башка карта номерын сораган.

Әлмәттә апалы-сеңелле иске комод сатабыз дип, 100 мең сум акчаларыннан колак каккан

Хатын үз карта номерын әйткән, әмма теге ир банк белән килешүе юк дип, башка карта номерын сораган.

34 яшьлек хатын, иске комодын сатарга җыенган туганына булышырга теләп, бушлай игъланнар сайтына игълан элгән. Күпмедер вакыттан аңа бер ир шалтыратып, реставрация хезмәтеннән булуын әйткән. Комодны икенче көнгә алып китәсен әйтеп, карта номерын сораган. Хатын аңа акчаны комодны алганда бирерсең дип әйтсә дә, мошенник фирмаларының акчаны күчерү юлы белән генә эшләвен әйткән. Шуннан хатын үз карта номерын әйткән, әмма теге ир банк белән килешүе юк дип, башка карта номерын сораган. Аның белән сөйләшкән хатын туганының карта номерын әйткән.

Шуннан туганына телефоны Push-кодка тоташтырылган дигән смслар килә башлый. Мошенник аны тынычландырырга ашыккан, имеш юридик зат акчаны күчергәндә шундый схема куллана. Телефонына килгән кодны да әйтергә куша. Шуннан бертуганнар булган акчадан коры кала. Иң ахырдан алдакчы банкка шалтыратып, банкның мобиль кушымтасын телефонына да куярга киңәш итә әле.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading