16+

Лотереяда 50 миллион отучыны эзлиләр

Аның Казан кешесе икәне мәгълүм.

Лотереяда 50 миллион отучыны эзлиләр

Аның Казан кешесе икәне мәгълүм.

"Столото" дәүләт лотереялары 50 миллион сум откан Казан кешесен эзли, дип язган "РИА Новости". 
"6 август көнне кич белән 3571 нче тираж вакытында суперприз - 50 миллион сум уйнатылды. Бу кичтә Казан кешесе өчен уңыш елмайды", - дип хәбәр итә компания. 
Июль башыннан алып, бу өченче зур җиңү. 5 июль көнне Көньяк Сахалинда яшәүче Анатолий Ким 512 млн сум откан булган. 3535 нче тиражда Оренбург кешесе 55 млн сумга баеган. 
Казанда әлегә кем җиңгәне билгеле түгел, чөнки ул әле лотерея үзәгенә мөрәҗәгать итмәгән, диелә хәбәрдә. Билетны җиңүче 100 сумга сатып алган булган. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading