16+

Людмила Белоусова: «Хәзер халык сайлауларга җитди карый»

Людмила Белоусова, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире:

Людмила Белоусова, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире:

- Илнең җаваплы гражданины буларак, сайлау участогына барып, үз тавышымны бирдем. Сайлауга халык шактый килгән. Традиция буенча, ярминкә эшли, концерт оештырганнар. Элек-электән бездә сайлаулар бәйрәм рухында үтә. Бала вакытта хәтердә калган: олылар, матур киемнәрен киеп, гаиләләре белән сайлауга бара иде. Ул чорда халык сәясәт белән артык кызыксынмады да кебек. Ә хәзер ул сайлауга җитди карый, кем өчен тавыш бирәчәген, ни өчен сайлауга баруын анык белә. Моңа халыкара вакыйгалар да тәэсир итәдер. Илне саклыйсы, яклыйсы килә. Моның өчен көчле җитәкче кирәклеген дә аңлый. Аннары хәзер мәгълүмат та бик күп. Сайлаулар алдыннан дебатлар оештырылды, президентлыкка кандидатлар турында күп беләбез.

Халыкның сайлауга әзерлеге бар. Ул битараф түгел, шунысы сөендерә: яшьләрдә патриотизм хисе югары. Алар да сайлауга күп килгән, илнең сәяси вакыйгаларында актив катнашалар. Безгә алга таба да бердәм булырга кирәк. Илнең иң катлаулы чорларын бергә, бөтен милләтләр бер булып кичердек. Россиянең шул милләтләр дуслыгын какшатырга теләүчеләр бар. Шуңа да яңа сайланган президент милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту өстендә тагын да ныграк эшләсен иде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading