16+

М7 трассасында зур йөк машинасы «Лада» белән бәрелешкәч ауган, һәлак булучы бар

Югары тизлектә килгән зур йөк машинасы юлда сулга таба борыла башлаган җиңел машинасына бәрелеп капланган.

Югары тизлектә килгән зур йөк машинасы юлда сулга таба борыла башлаган җиңел машинасына бәрелеп капланган.

Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Һәлакәт «Идел» М7 трассасының 782 чакрымында булган. Югары тизлектә килүче DAF йөк машинасы юл читеннән сулга таба борыла башлаган "Лада" машинасына килеп бәрелгән. Фура әйләнеп капланган, ә «Лада» машинасын йөртүче фаҗига урынында үлгән.

Булган хәлнең шартлары ачыкланган. Һәлакәт урынында автоинспекторлар эшли. 
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.



Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading