16+

Махсус хәрби операция барышында ике татарстанлы һәлак булган

Украинадагы махсус хәрби операция барышында Артур Марат улы Сәлимов һәм Олег Георгиевич Колчерин һәлак булган, дип хәбәр итә Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе.

Украинадагы махсус хәрби операция барышында Артур Марат улы Сәлимов һәм Олег Георгиевич Колчерин һәлак булган, дип хәбәр итә Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәлак булган Артур Сәлимовның әти-әнисенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашты: "Шундый һөнәр бар: Ватанны саклау. Ул сакчы позициясен сайлады һәм хәрби бурычын ахырына кадәр үтәде. Батырлыгы, көчле рухы һәм курку белмәслеге белән аерылып торды. Ахыргача антына тугры калды. Ул Россия Федерациясе президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, үлгәннән соң. Мондый сугышчылар үрнәгендә Чаллыда яшәүче яшь буын тәрбияләнә", – диде ул матәм тантанасында, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып.
Артур Марат улы 1989 елның 20 гыйнварында Яр Чаллыда туган, 9 нчы урта белем бирү мәктәбен тәмамлаган. 2011 елдан 2012 елга кадәр Россия армиясе сафларында хезмәт иткән.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов Олег Георгиевич Колчеринны җирләүдә катнашты. Аны Тукай районында җирләделәр. 

Олег Георгиевич 1983 елда Яр Чаллыда туган. 2005 елдан 2007 елга кадәр хәрби хезмәт үткән. Хәрби хезмәткәрләрне соңгы юлга корал залплары астына озаттылар. Аларның исемнәре «Ватан-ана» мемориаль комплексына уеп язылачак. Җеназа оештыруны шәһәр Башкарма комитеты үз өстенә алды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading