16+

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби гаиләсендә өченче бала туган

Бөгелмәнең бала тудыру йортында хәрбинең хатынын һәм баласын өйләренә озату татнанасы булды. Бу хакта Бөгелмә муниципаль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөгелмәнең бала тудыру йортында хәрбинең хатынын һәм баласын өйләренә озату татнанасы булды. Бу хакта Бөгелмә муниципаль матбугат хезмәте хәбәр итә.

24 июльдә яшь әни, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Виктория София исемле кыз бала тапкан. Аның ире Руслан махсус хәрби операциядә катнаша. Яңа туган сабый әлеге гаиләдә өченче бала. Әниләрен һәм кечкенә сеңелләрен Софиянең өлкән абыйлары, туганнары һәм якыннары каршы алды.

Социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова әнине кызлары тууы белән котлаган, чәчәк бәйләме, яңа туган бала өчен җыелма һәм акчалата сертификат тапшырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading