16+

Махсус операциядә катнашучы студентлар өчен өстәмә ташламалар кертергә тәкъдим итәләр

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы университетларга һәм башка югары уку йортларына махсус операциядә катнашучы студентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен өстәмә ярдәм чаралары турында тәкъдимнәр җибәрде.

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы университетларга һәм башка югары уку йортларына махсус операциядә катнашучы студентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен өстәмә ярдәм чаралары турында тәкъдимнәр җибәрде.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары уку йортларына аларга матди ярдәм күрсәтергә, түләүле белем бирү хезмәтләре турында килешү буенча соңрак түләү мөмкинлеге (рассрочка), тулай торакта урын бирергә, шулай ук уку бәясен киметергә киңәш ителде.

«Университетлар мондый студентларны тулай торакта яшәгән өчен түләүдән азат итәргә яки түләү күләмен киметергә мөмкин. Башка ярдәм чаралары уку йорты карамагында кала. Россия Фән һәм югары белем министрлыгының әлеге тәкъдимнәре барлык югары йортларына да таратылды», диелә министрлыкның хәбәрендә.

2022 елның декабрь азагында Россия Президенты Владимир Путин югары уку йортларына кергәндә махсус хәрби операция геройлары өчен махсус квота кертү турындагы закон имзалады. Ул ел саен бирелә торган урыннарның кимендә 10 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading