16+

Махсус операциядә Татарстан егете һәлак булган

Татарстан егете 3 март көнне һәлак булган.

Татарстан егете 3 март көнне һәлак булган.

Украинадагы махсус операциядә Баулы егете Станислав Герасимов һәлак булган. Бу хакта "Бавлы-информ"га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

1994 елда туган Станислав Герасимов - Татарстан Республикасы Баулы районының Потапово-Тумбарла авылында туып үскән. 2016 елда Станислав Баулы сабантуенда яшүсмерләр арасында җиңүче булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби хезмәткә алынган, алга таба Самара өлкәсе Тольятти шәһәренә күченә.
Станислав 21208 нче хәрби частьтә, 3 нче батальонның өченче бригадасында хезмәт иткән.

Якташыбыз 3 мартта һәлак булган. Станиславның 4 яшьлек улы һәм хатыны калган. Җирләү урыны әлегә билгеләнмәгән.

«Кадерле баулылар! Кайгылы хәбәр. Якташыбыз, контракт хезмәтенең кече сержанты Станислав Герасимов махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Вөҗданы кушуы буенча Станислав тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте.

Барлык баулылар исеменнән Станиславның әнисе Любовь Александровнаның, тормыш иптәше Евгения Олеговнаның, улының, бертуганнары Денис һәм Вадимның авыр кайгысын уртаклашам.

Йөрәк сыкрый.

Якташыбызның туганнарына, якыннарына, дуслары һәм хезмәттәшләренә Ходай сабырлык бирсен», — дип язган инстаграмдагы аккаунтында район башлыгы Ильяз Гузаиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading