16+

МакSим башка җырлый алмаска да мөмкин...

Соңгы көннәрдә алынган мәгълүматларга караганда, МакSим акрын гына җайлана башлаган. Үзе сулый, үзе ашый дип белдерде аның вәкилләре.

Соңгы көннәрдә алынган мәгълүматларга караганда, МакSим акрын гына җайлана башлаган. Үзе сулый, үзе ашый дип белдерде аның вәкилләре.

Танылган табиб, медицина фәннәре кандидаты Андрей Андриевский белдергәнчә, җырчы МакSим сәхнәгә кайта алмаска да мөмкин. Аныңча, ИВЛга тоташтырылып дәваланган кешеләр бик озак һәм авыр тернәкләнәләр.

Табиб белдергәнчә, кеше үпкәсе газалмашу өчен кирәк, ягъни ул организмга кислород җиткерү өчен хезмәт итә. Коронавирус белән авырган кешенең исә үпкәләр эшчәнлеге бозыла. Ул инде элеккечә сулый алмый башлый. Әлеге халәтне Андриевский суга баткан кеше белән, үпкәләргә су керү процессы белән чагыштыра. ИВЛда булган кешеләр озак тернәкләнә, дигән ул. "Кеше җырлый алмаска, авыр физик көчәнешләрне күтәрә алмаска мөмкин. Вакытлыча, ә бәлки мәңгегә дә, җырчы карьерасы турында онытырга туры киләчәк", дип фаразлый табиб.

Соңгы көннәрдә алынган мәгълүматларга караганда, МакSим акрын гына җайлана башлаган. Үзе сулый, үзе ашый дип белдерде аның вәкилләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жырламаса жырламас исэн сау унайлансын гына

    Мөһим

    loading