16+

Мәктәп укучысы яраланган хәрбинең картасыннан зур күләмдә акча урлаган

Свердловскта яшәүче 16 яшьлек кыз яраланган хәрбинең картасыннан 2,9 млн сум акча урлаган.

Свердловскта яшәүче 16 яшьлек кыз яраланган хәрбинең картасыннан 2,9 млн сум акча урлаган.

Югары Турада яшәүче кызны махсус хәрби операция зонасында яраланган өчен түләү алган хәрбинең банк картасыннан 2,9 миллион сум акча урлаган өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Свердловск өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән «КП-Екатеринбург» хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 16 яшьлек кыз ир-ат картасының реквизитларын белгән һәм акчаны үз исәп-хисап счетына күчергән.
«Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле булуын танымады», — дип хәбәр итә төбәк прокуратурасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading