16+

Малайга исем эзлибез

Барлык социаль челтәрләрем сезнең хатлар белән тулы.

Малайга исем эзлибез

Барлык социаль челтәрләрем сезнең хатлар белән тулы.


Раушан, Кәрим, Ислам, Рамазан, Солтан, Камил, Динислам, Мөхәммәд, Ирхан… – бәбигә исем эзлибез. Сөенечле вакыйга бит бу. Бөтенебезне шаккатырып, сөендереп шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева ире Ришатка ул алып кайтты.

Малае булгач, исеме генә табылыр, анысы. Иң матур, иң яхшы исемне әти-әнисе үзе әйтер. Әмма интернет челтәрендә бу вакыйгага битараф калмаучылар күп. Шуңа да исемнәр бакчасына сәяхәт тә күңелле. Иң мөһиме – нарасый исән-сау булып, бәхетле, иманлы булып үсеп, әти-әнисенә ярдәмче булсын иде.

“Барлык социаль челтәрләрем сезнең хатлар белән тулы. Барлык теләкләр дә бик мату, якты. Сезнең барлыгыгызны белү шулай күңелле. Догада булыгыз. Бу хәзер безнең өчен иң мөһиме”, – дип яза Лилия. Ул барысы турында да соңрак сөйләргә вәгъдә биргән.

Әлегә ул икесе дә көч җыя. Бала әле бер ай Мәскәүдә табиб күзәтүе астында булачак. Аннан соң бәби Казанга кайтачак.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading