16+

Маньяктан этләр коткарган

Калуга шәһәрендә бер кызга хуҗасыз этләр маньяктан котылырга ярдәм иткән.

Калуга шәһәрендә бер кызга хуҗасыз этләр маньяктан котылырга ярдәм иткән.

Октябрь кичендә кыз кибеттә эшен тәмамлап, өенә кайтырга чыга. Шәхси йортлар яныннан узганда, аңа 30 яшьлек ир-егет бәйләнә башлый, көчләмәкче була. Кыз ярдәм сорап кычкырса да, аны беркем дә ишетми. Әмма тавышка хуҗасыз этләр җыела. Егет этләрдән куркып кача.

Кыз шундук полициягә мөрәҗәгать итә. Аны көчләргә тырышкан егет табылган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading