16+

"Манзара" проекты көрәшкә артистларны җәлеп итә башлаган

Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Илфак Хафизов «Манзара» бәйгесендә Татарстанның данлыклы көрәшчеләре белән көч сынашачак.

"Манзара" проекты көрәшкә артистларны җәлеп итә башлаган

Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Илфак Хафизов «Манзара» бәйгесендә Татарстанның данлыклы көрәшчеләре белән көч сынашачак.

«Айдар Шәймәрданов [ТИ иск.: „Манзара“ проектының җитәкчесе] көрәшергә чакырды. Мин риза дидем. Көрәшкә артистлар күбрәк керсә бик әйбәт булыр иде, чөнки алар халык иң күп күзәткән кешеләр. Артистлар аша көрәшкә популярлык китерү уңай әйбер. Инстаграмнан күреп яшьләрнең көрәшкә игътибары артуы мөмкин», — диде Илфак Хафизов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

29 августта Казанның «Ак Барс» көрәшләр сараенда «Манзара» җәйге спорт-музыкаль премиясе булачак. Оештыручылар аны «спорт белән шоу кушылган көчле тамаша» дип игълан итте.

Тамашада Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәләхов, Раил Сәләхетдинов кебек данлыклы көрәшчеләр бил сынашса, сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов кебек артистлар чыгыш ясаячак. 

Көрәш бары тик ике үлчәм категориясендә — 85 һәм 110 килограммга кадәр булачак. Келәмгә чыгарга унтугыз яше тулган һәм спортта разряды булган егетләр чакырыла. Көрәшергә теләгән спортчылар 8(908)34-24-767 телефонына шалтыратып, 20 августка кадәр языла ала.

«Манзара» премиясе көндезге сәгать бердә театральләштерелгән шоудан башланачак. Көрәш ярышы концерт программасы белән аралаштырылып барачак. Билет алу тәртибен «Манзара» премиясе сайтында белешергә мөмкин.

Быел июльдә Апас районының Апас авылында театраль сабантуй узды. Сабантуйның баш батыры — Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайфуллин. Батыр асты — Тинчурин театрыннан Илфак Хафизов, өченче урында — Кариевтан Илфат Гыйбадуллин. Болар өчесе дә үз авырлыкларында 1нче урын алган егетләр. "Интертат" сайтында театраль Сабантуйдан репортаж чыкты.

Чыганак: "Татар-информ" 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading