16+

Марат Бариев: «Праймериз кандидатларга үз программасына үзгәреш кертергә мөмкинлек бирә»

Бүген РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокта «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты.

Марат Бариев: «Праймериз кандидатларга үз программасына үзгәреш кертергә мөмкинлек бирә»

Бүген РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокта «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты.

«Кәеф яхшы. Мин, РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак, бүген бара торган процессларга битараф түгел. ТР Дәүләт Советына сайлау алдыннан «Бердәм Россия» партиясе праймеризы – бик мөһим вакыйга. Башка сәяси көчләр дә җәмәгатьчелекне җәлеп итеп үз кандидатларын тәкъдим итсә, тагын да яхшырак булыр иде», - диде Марат Бариев тавыш биргәннән соң «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Бу, асылда, ТР Дәүләт Советында эшләргә теләгән кешеләрне тәкъдим итү. Республикада яшәүчеләр дә сайлауларга кадәр үз тавышларын кемгә бирү турында уйлый алыр иде», -  дип саный Марат Бариев. Ул партияләрнең сайлауларга бер ай кала исемлекләр бирүен әйтте. Праймериз очрагында халык карарны үзе кабул итә, шул ук вакытта кандидатлар программасына төзәтмә кертә һәм көченә бәя бирә ала.

Бүген барлыгы 460 участок оештырылды, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли. Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.

Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X