16+

Мари Эльдәге давылда зыян күрүчеләрнең хәле ничек?

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Мари Эльдәге давылдан зыян күрүчеләрнең хәле турында хәбәр итте.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Мари Эльдәге давылдан зыян күрүчеләрнең хәле турында хәбәр итте.

Зыян күрүчеләр арасында барлыгы 20 татарстанлы бар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Мари Эльдә узган давылдан зыян күрүчеләрнең хәле турында хәбәр итте. Алар арасында барлыгы 20 татарстанлы, шул исәптән 4 бала бар.

Хәзерге вакытта 8 кеше, шул исәптән бер бала, госпитальләрдә: 5 кеше Республика клиник хастаханәсендә, бер бала Республика балалар клиник хастаханәсендә, бер кеше 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә һәм тагын бер кеше Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә дәвалана. Тагын дүрт зыян күрүче амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading