16+

Марсель Габдрахманов: «Нормаль илдә тәнкыйть булырга тиеш»

Сайлау тәмамланырга аз вакыт калып бара.

Сайлау тәмамланырга аз вакыт калып бара.

ЛДПР төбәк бүлеге координаторы урынбасары Марсель Габдрахманов сүзләренчә, сайлау участокларында ЛДПР партиясыннан 450 күзәтүче эшләгән. Дәгъва белдерүчеләр юк.

- Әле яңа гына сайлау участокларында булдым. Үзем дә иртән тавыш биргән идем. Барлык җирдә дә чиратлар иде, сайлауларга халык күп килә. Районнарда да халык бик актив. 15.00 сәгатькә аларның 58 проценты тавыш биргән.

Марсель Габдрахманов сайлау участокларындагы эшләр елдан-ел яхшырса да, дебатларның формаларына бераз үзгәрешләр кертелергә тиеш, дип саный.  

- Дебатларда актив катнашкан кеше буларак, шуны әйтә алам: Татарстанда гадел, адекват һәм намуслы халык яши. Сүз дә юк, быел да дебатлар  өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Ләкин шунысы бар: вакыт аз бирелә. Дебатларның формалары үзгәртелсә дә, яхшы булыр иде. Без ни өчен килгәнебезне тулысынча аңлатып бирергә тиеш. Нормаль илдә тәнкыйть булырга тиеш, - диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading