16+

Машина кую бушлай

1 августтан Казандагы муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук төнлә - 21:00 -7:00 сәгатьләрдә түләүсез булачак.

1 августтан Казандагы муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук төнлә - 21:00 -7:00 сәгатьләрдә түләүсез булачак.

Шәһәр башкарма комитетының шул хактагы карары хокукый актлар һәм документлар җыентыгында басылып чыккан. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, билгеле вакытларда машина кую урыннарын түләүсез итү, автомобильчеләргә файдага булачак. Түләүле парковкалар Татарстан башкаласында быел 1 апрельдә эшли башлады. Алар шәһәр урамнарының 27 урынында урнашкан һәм 1250 машинага хисапланган. Машина калдырып торуның 1 сәгате - 50 сум. Беренче 15 минуты түләүсез. Түләмәүчеләр өчен штраф күләме - 2500 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading