16+

Математикадан БДИ баллары ник түбән?

Узган уку елындагы БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән Казан мәктәпләрендә укучылар сынатмаган.

Узган уку елындагы БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән Казан мәктәпләрендә укучылар сынатмаган.

Казан нәтиҗәләр буенча Екатеринбургтан гына калыша. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 74 проценты Казандагы югары уку йортларына кергән.
- Казан искиткеч шәһәр, һәр өлкәдә дә рейтингларның иң алдынгы сызыгында ул, башкалабызның киләчәге өметле. Шуңа да сәләтле балалар үзебездә калырга тиеш, шәһәребезне үстерүгә алар өлеш кертсен, - дип ассызыкларды шәһәр мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә.
БДИ балларына килгәндә, уйланырлык нәрсәләр дә җитәрлек. Шәһәр мэрын Казан мәктәпләрендә математикадан балларның чагыштырмача түбән булуы борчый.
- Моның сәбәпләрен ачыклап, эшнең нидә икәнен аңлатып, миңа җиткерерсез. Математика кебек төгәл фәннәрне укучыларыбыз яхшы белергә тиеш. Казанда күпме завод, предприятиеләр, анда эшчеләр кирәк, математиканы белә торган, акыллы кадрлар таләп ителә. Бәлки җиһазландырылган кабинетлар җитмидер, методик кулланмалар азмы? Бу мәсьәләгә аерым игътибар итәргә кирәк, - диде җитәкче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading