16+

Матәм көннәре игълан ителде

Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Кемерово өлкәсе губернаторы 27, 28 һәм 29 март көннәрен әлеге төбәктә матәм көннәре итеп игълан итте. Бу көннәрдә дәүләт оешмаларында әләмнәр төшерелеп, мәдәни-күңел ачу чаралары туктатып торыла.
Бүген Татарстанның кайбер телевидение һәм радиолары да күңел ачу чараларын кичектереп торды.

Исегезгә төшерәбез: 64 кеше кичә Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә чыккан янгын корбаннары булды. 44 зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, хәзерге вакытта ун кеше стационарда дәвалана. Фаҗигадә гомере өзелүчеләрнең күпчелеге - балалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading