16+

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар икенчел торакка ташлама ала алачак

Махсус хәрби атнашучылар һәм ветераннар икенчел торакка 2 процент ставка белән ташламалы ипотека ала алачак.

Махсус хәрби атнашучылар һәм ветераннар икенчел торакка 2 процент ставка белән ташламалы ипотека ала алачак.

Бу хакта карар РФ Хөкүмәте тарафыннан 2024 елның 22 апрелендә Россия Президенты йөкләмәсен үтәү өчен килештерелгән, дип хәбәр итә Россия Финанс министрлыгының Матбугат хезмәте.

«Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан (бурычларны үтәүгә ярдәм иткән) махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, шулай ук аерым федераль хакимият органнарында, социаль өлкәдә, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спортта, ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә үз эшчәнлекләрен алып баручы затлар хәзер икенчел базарда 2 процент ставка буенча фатир сатып ала ала», – диелә хәбәрдә.

Белгород өлкәсе халкы, шулай ук Белгород өлкәсе территориясендә урнашкан торак биналарның хуҗалары да ташламалы ипотека программасыннан файдалана алачак.

Күрсәтелгән шартларда ташламалы ипотека кредитын 2025 елның 30 апреленә кадәр алырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading