16+

Май бәйрәмнәрен чистарынып каршылыйк

Татарстанда 1 апрельдән санитар чистарту икеайлыгы старт алды. Казан да бу чарага актив рәвештә кушылды.

Май бәйрәмнәрен чистарынып каршылыйк

Татарстанда 1 апрельдән санитар чистарту икеайлыгы старт алды. Казан да бу чарага актив рәвештә кушылды.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, санитар чистарту икеайлыгында эшләрнең төп өлешен подрядчы оешмалар, торак-коммуналь хуҗалыклар башкара. Урам юлларын чистарту, тишек-тошыкларны ямау планлы нигездә үткәрелә. Санитар икеайлыкта парклар һәм скверлар территорияләре, елга һәм күл буйлары чистартыла. Казанда 27 апрельдә – шәһәркүләм өмәдә төп көчләр Казансу елгасының Рус-Немец Швейцариясе тирәсен, шулай ук «Казан-Арена» футбол стадионы буйларын тәртипкә китерүгә юнәлтелә.
Гараж кооперативларына, сәүдә һәм спорт корылмаларына, АЗСларга игътибар бирелә.
 
– Санитар чистарту икеайлыгында узган еллардагы кебек 200 мең казанлы, 4 мең предприятие һәм оешма катнашыр дап өметләнәбез. Санитар икеайлыкта теләге булган һәр кеше катнаша ала. Төркем оештырып, үзең яшәгән йортның ишегалдын яки башка берәр участокны җыештырырга була. Эш кораллары мәсьәләсендә районнар хакимиятенә, идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде Игорь Куляжев.
Казан мэры Илсур Метшин да предприятиеләрне, казанлыларны санитар чистарту икеайлыгында бердәм катнашырга чакырды.

– «Домофон» порталы рейтингы буенча Казан иң чиста өч шәһәр исемлегендә. Бездән алда Мәскәү һәм Краснодар. Бу горурланырга гына түгел, ә эшләргә дә этәрә торган сәбәп, – диде мэр Илсур Метшин. – Безнең өчен чисталык, шәһәрнең төзеклеге һәм экологиясе һәрвакыт беренчел бурыч. Шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре өмәләрдә иң актив катнашырга, үрнәк күрсәтергә тиеш. Казанлыларны да өмәләргә чакырам. Май бәйрәмнәрен чиста һәм матур шәһәрдә каршылыйк.

Казанда узган ел шәһәркүләм өмәдә 1,5 мең предприятие, 55 мең кеше катнашкан, 75 парк һәм сквер территориясе чистартылган, полигоннарга 10,5 мең кубометр чүп чыгарылган.

 

Фото: ШК архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading