16+

«Майнкрафт» уеныныда күреп алып, бәлки, яшьләрдә шәһәребезгә килү теләге уяныр”

«Миллиард татар» редакциясе оештырган «Таткрафт» бәйгесенең өченче турниры старт ала. Турнир «Майнкрафт» уенынында, ягъни виртуаль “галәм”дә үтә. 

«Миллиард татар» редакциясе оештырган «Таткрафт» бәйгесенең өченче турниры старт ала. Турнир «Майнкрафт» уенынында, ягъни виртуаль “галәм”дә үтә. 

Турнирда катнашучыларга Татарстан шәһәрләрен төзергә тәкъдим итәләр. Шәһәрләр исемлегендә – Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт һәм башкалар. 
Түбән Кама районының пресс-сәркәтибе Яна Комарова-Енькова сүзләре буенча, әлеге турнир виртуаль дөнья белән мавыгучы яшьләр белән якынаерга, шулай ук, шәһәрне интернет киңлекләрендә танытырга ярдәм итәчәк.

“Түбән Каманы "Майнкрафт» уеныныда күреп алып, бәлки, яшьләрдә шәһәребезгә килү теләге уяныр”, – ди ул. Башка муниципаль район вәкилләре дә шушы фикерне хуплады. 

Сүз уңаеннан, турнирда теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик компьютер һәм аңа «Майнкрафт» уенының рәсми версиясе кертелгән булырга тиеш. Катнашучыларның эшләре баллар системасы буенча бәяләнәчәк. Төп критерий – реаль тормыштагы биналарны уен мәйданында булдырылган кадәр төгәлрәк итеп төзергә кирәк. 

Турнирның бүләкләр фонды – 40 000 сум. Аларны өч җиңүче арасында бүләчәкләр. Шулай ук, махсус атрибутика, муниципалитет исеменнән дә бүләкләр көтелә, ди оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading