16+

Мажорлар икеләтә түлиячәк

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме автомобиль бәясенә бәйле булырга тиеш. Дәүләт Думасының транспорт комитеты рәисе урынбасары Александр Старовойтов шулай дип белдерде.

Бу хакта РИА "Новости" яза. Түрә сүзләренчә, башкача барлык машина йөртүчеләрне дә акылга утыртып булмаячак. Әйтик, 10 мең сум кайбер гражданнарның бюджетына бик каты сугачак, ә икенчеләре аны сизмәячәк тә. Шуңа күрә бер үк төрле хокук бозган өчен, әйтик, "Жигули" йөртүчесе, мәсәлән, мең сум түләргә тиеш, ә Ferrariда җилдерүчегә - 50 меңлек штраф чәпәргә кирәк.
- Әгәр, чыннан да, кешеләрне тәрбияләүгә алынсак, без кайбер машина йөртүчеләрнең керемнәренең төрле икәнен аңларга тиеш, - дип аңлата Старовойтов. - Берәү миллиардлаган акча эшли икән, аның өчен бу, 3 мең сумлык штраф бернинди тәрбия чарасы йөртмәячәк, ул аңа төкереп кенә караячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading