16+

“Мәһдиев укулары” беренче тапкыр Россия күләмендә уза

Иртәгә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Мәһдиев укулары" башлана.

Иртәгә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Мәһдиев укулары" башлана.

Быел әдипнең 85 еллыгына багышланган һәм әдәбият елы уңаеннан оештырылган бу чара беренче тапкыр Бөтенроссия фәнни-практик конференция буларак уза.

"Мәһдиев укулары" моңа кадәр дә ел саен уздырылып торды. Бу юлы исә аны тагын да зуррак масштабта уздырырга ниятлиләр. Чараны оештыруда башлап йөрүчеләр - филология фәннәре кандидатлары Гөлфия Гайнуллина белән Нурфия Йосыпова әйтүенчә, "Мәһдиев укуларына" быел 200дән артык эш кабул ителгән. Чыгыш ясаучылар арасында Удмуртия, Мордовия, Башкортстан республикаларыннан укучылар да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading