16+

Медицина ярдәмен күрсәтү туктатылмаячак

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтүенчә, пациентларга медицина ярдәм күрсәтү туктатылмаячак.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтүенчә, пациентларга медицина ярдәм күрсәтү туктатылмаячак.

— Әйе, вазгыять бик катлаулы. Табиблар үзләре дә күпләп авырый, әмма нигә генә карамастан, медицина ярдәме күрсәтүнең бер генә секундка да туктатылганы юк. Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгының яңа чыккан боерыгын дөрес аңламаучылар да бар, тагын бер кат ачыклыйм. Стационар эш дәвам итә. Дөрес, планлы амбулатор-поликлиника ярдәме, медосмотрлар, диспансеризация, пациентларны авыллардан китерү туктатылды, - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Хастаханәләрдә планлы медицина ярдәме күрсәтүне туктатып тору турындагы яңа боерык уңаеннан, республика халкын алдан ук планлаштырылган операцияләр кичектерелмәсме дигән сорау кызыксындыра. Моңа да ачыклык кертергә ашыкты спикер.
— Җитди һәм куркыныч авырулары булган пациентларны дәвалау дәвам итә. Сүз туберкулез, ВИЧ, В, С гепатиты, шикәр авыруы, яман шеш һәм башка чирләр турында бара, - дип белдерде Владимир Жаворонков.
"Коронавирусның чираттагы дулкыны сүрелгәч, без әлеге ярдәм күрсәтүгә кире әйләнеп кайтачакбыз. Мәскәү хөкүмәте ковидның югары ноктасына җиттек, дип белдерде, димәк, безгә дә ул атна-ун көннән киләчәк", - диде Владимир Жаворонков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading