16+

"Меңләгән кеше гомерен саклады": композитор Зиннур Сафиуллинга - 60 яшь!

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп җырлар авторы Зиннур Сафиуллин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

"Меңләгән кеше гомерен саклады": композитор Зиннур Сафиуллинга - 60 яшь!

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп җырлар авторы Зиннур Сафиуллин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Җырчы Илназ Сафиуллин әтисен котлап матур котлау сүзләре язган:

“Бүген кадерле әтиебез, танылган, берничә буынны үстергән легендар татар җырлары авторы hәм композиторы, «Талларым», «Бу бит бәхет төне», «Ак каен», «Кунак егет», «Челтер чишмә» hәм башка бик күп хитлар бүләк итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, кадерле әтиебез - Зиннур Сафиуллинның гомер бәйрәме - 60 яше! Әтием - Зиннур Габделбарый улы Сафиуллин 1963 елның 9 гыйнварында Әлмәт районы Мәмәт авылында дөньяга килә! 

Мәктәп елларын матур тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп, физкультура техникумына укырга керә, hәм иҗаттан башка гомеренең 30дан артык елын меңләгән кеше гомерен саклауга багышлый - янгын сүндерүче булып эшли! Зиннур Сафиуллин бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, иҗат эшеннән туктамый, hаман кабатланмас җырларын яза: Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Винера Ганиева, Асаф Вәлиев, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зәйнәб-Зөфәр hәм башка бик күп җырчылар үзләренең хитлары өчен Зиннур Сафиуллинга рәхмәтлеләр.

37 ел тормыш иптәше сөекле әниебез Нәсимә белән матур тормыш итеп, безне - ике улларын үстереп кеше итеп, инде хәзер оныкларын да коча-коча яратып карыйлар.

Иң изге теләкләр белән, сәламәтлек, чиксез иҗат юлларын теләп, улың Илназ, киленең Айгөл, оныгың Алилә! Яратабыз! Зур юбилеең белән! Көтәбез әни белән кунакка”, - дип язган Илназ.

Без дә Зиннур абыйны чын күңелдән котлыйбыз, озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading