16+

Менә сиңа мә. Югалган ирен телевизордан күреп тапкан

Хатын-кыз өч көнгә югалган 91 яшьлек ирен яңалыклар сюжеты аша тапкан. 77 яшьлек Аврил Блэк сөйләгәнчә, сигез ел элек аның ире Майклда деменция диагнозы куелган.

Хатын-кыз өч көнгә югалган 91 яшьлек ирен яңалыклар сюжеты аша тапкан. 77 яшьлек Аврил Блэк сөйләгәнчә, сигез ел элек аның ире Майклда деменция диагнозы куелган.

Ул берничә тапкыр өйдән чыгып киткән, ләкин гадәттә аны берничә сәгатьтән соң өеннән ерак түгел таба алган. Әмма ноябрь ахырында ир-ат өеннән чыгып китә һәм бер тәүлек узгач та табылмый. Икенче көнне аны хәбәрсез югалган дип таныганнар.

Полиция хезмәткәрләре Майклны эзли башлаган. Алар аның Юта штатындагы Логан каньонына кадәр генә баруын күзәтә алган. Ир-ат анда юлчылар белән барып җиткән. Шул ук көнне кич белән битараф булмаган ят кеше Солт-Лейк-Сити шәһәрендәге йортсызлар өчен приютка шалтыратып автобус тукталышында тапкан өлкән яшьтәге ир-ат турында хәбәр итә. Приютта ир-атны 91 яшьлек Корея сугышы ветераны буларак таныганнар. Бу кеше Майкл Блэк була. Майкл югалганнан соң өч көн узгач хатын-кыз KSL-TV каналындагы яңалыкларны кабызган. Аврил телевизордан үзенең ирен күреп шок хәлендә калган.

Икенче көнне Аврил полиция белән элемтәгә керә, үз фаразын раслый һәм ире артыннан китә. Хатын-кыз хәтта ир-атның аны коткаручы саклаучы фәрештәсе бар дип тә фаразлый.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading