ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш инспектор урынбасары Максим Трущин сүзләренчә, һәр ел саен нәкъ менә гыйнвар аенда янгыннар саны арта. Еш кына бу җылыткыч җайланмаларны дөрес кулланмау белән бәйле була.
Мәсәлән, 2024 елда 4062 янгын булган, бу узган елның шул ук чорына караганда 15%ка кимрәк. Янгыннарда 105 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чорына караганда 26 кешегә азрак.
"Ел саен бәйрәм һәм Яңа ел көннәрендә янгыннарга бәйле хәл катлаулана, бәйрәмнәрдә янгыннар саны 50%ка арта, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуы ике тапкыр диярлек арта. Еш кына янгыннар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Бу чорда янгын сагы хезмәткәрләренә эш арта. Шул ук вакытта янгыннарның 75%ы һәм кешеләрнең үлеменең 90%ы торак секторга туры килә», - дип хәбәр итте ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш инспектор урынбасары Максим Трущин.
Янгын чыгу куркынычын киметү һәм пиротехник эшләнмәләрдән имгәнүләрне киметү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан республика территориясендә 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында карар кабул ителгән.
"Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык ике тапкыр арта, - диде спикер. - Гражданнар өчен штраф 10-20 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 30-60 мең сум, юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затлар өчен - 60-80 мең сум, юридик затлар өчен 400-800 мең сум тәшкил итәчәк».
Максим Трущин Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника чараларын да сак һәм дөрес кулланырга чакыра.
«Пиротехника чараларын бары тик махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк. Кулланыр алдыннан фейерверк һәм салютларның инструкциясен һәм саклау таләпләрен укып чыгу зарур. Пиротехниканы җылыткыч һәм электр җиһазларыннан читтә сакларга, балалардан яшереп куярга кирәк», — диде ул.
Быел Татарстанның һәр муниципаль районында пиротехника чараларын кулланыр өчен махсус 914 мәйданчык билгеләнгән.
«Пиротехниканы тигез өслектә урнаштырырга кирәк. Мондый чараларны сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метр, ә кешеләр күпләп йөри торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Закон бозу очраклары күзәтелгәндә административ җаваплылык каралган», — диде Максим Трущин
Моннан тыш, фейерверк һәм салютларны кулланыр алдыннан өстә электр чыбыклары һәм агачлар булмавын тикшерергә кирәк. «Әгәр дә пиротехника кабынмаса, аның янына 10 минут эчендә килергә, иелеп карарга ярамый. Болай иткәндә җәрәхәтләнү куркынычы бар», — дип сөйләде белгеч.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар