16+

«Метроэлектротранс»ның элеккеге башлыгы Әсфан Галәвовны йорт арестыннан чыгардылар

Татарстан Югары суды «Метроэлектротранс» МУПнең элеккеге башлыгы Әсфан Галәвов эше буенча апелляция шикаятен карады.

«Метроэлектротранс»ның элеккеге башлыгы Әсфан Галәвовны йорт арестыннан чыгардылар

Татарстан Югары суды «Метроэлектротранс» МУПнең элеккеге башлыгы Әсфан Галәвов эше буенча апелляция шикаятен карады.

Бүген суд чикләү чарасын сайлау мәсьәләсен хәл итте, Галәвов йорт арестына шикаять бирергә булды.

Галәвовны 17 июньдә тоткарладылар. Агентлыкка билгеле булганча, аның 12 млн сум акча аферасында катнашы булырга мөмкин. Сүз «Метроэлектротранс» хезмәткәрләрен яңадан укытуга бүлеп бирелгән акча турында бара. Галәвовка аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләү белдерелде, аңа өй аресты билгеләнде.

Әмма гаепләнүченең адвокатлары аны өй аресты астында тотарга бернинди нигез дә юк, дип белдерде. Тикшерүнең Галәвов качарга яки шаһитларга басым ясарга мөмкин дигән сүзләре нигезләнмәгән. Алар судтан җиңелрәк чик кую чарасын билгеләүне сорады.

«Тикшерү Галәвовка өй аресты билгеләү өчен бернинди мәгълүмат та бирмәде. Моңа нигез юк. Бу чараны гамәлдән чыгарырга кирәк дип саныйбыз», - дип мөрәҗәгать итте судка Әсфан Галәвовның адвокатларының берсе.

Моннан тыш, Галәвовның хезмәттәшләре дә аны өй арестыннан чыгаруны сорый. Хәзер ул «Таткомунэнерго» оешмасында төп вазифаны били.

Суд Галәвовның шикаятен хуплады һәм аның өчен билгеле гамәлләрне тыйды.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading