16+

Мөфти Камил Сәмигуллин Эльбруска Татарстан әләмен алып менгән

Татарстан Республикасыннан бер төркем мөселман һәм православ эшлеклеләре Ауропаның иң югары ноктасына - Эльбрус тавына күтәрелгән.

Татарстан Республикасыннан бер төркем мөселман һәм православ эшлеклеләре Ауропаның иң югары ноктасына - Эльбрус тавына күтәрелгән.

Экспедиция составына  10 кеше кергән - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты, Абу-Дабидагы дөнья чемпионаты призеры Айрат Кәлимуллин, танылган эшмәкәр Айдар Булатов, кинорежиссер Ренат Хабибуллин, иеромонахлар Амвросий (Горновский) һәм Варсонофий (Обозов) һ.б. Эльбрусның иң югары ноктасын - диңгез өсте тигезлегеннән 5642 метрны - штурмлау 2021 елның 7 августыннан 8 августына каршы төндә булган һәм Халыкара альпинизм көне (8 августта) һәм мөселман календаре буенча яңа 1443 ел җитүе белән туры килә. Шул рәвешле, Эльбруска беренче тапкыр Татарстаннан уңышлы динара экспедиция ясалган.

Катнашучылар сүзләренчә, маршруттагы һава торышы җилле һәм бик түбән күрү мөмкинлеге белән булган. Аларга Эльбруста бик күп катлаулы участокларны җиңәргә туры килгән. Әмма туристлар берничә көн дәвамында тауны штурмлауга әзерлек узганнар - мәҗбүри аскы һәм югары акклиматизация, шарлавыклар һәм төрле тау түбәләренә менгәннәр. Югарылыкларда аларны гидлар озата барган.

5642 метр югарылыкка менгән мәлләрен динара эспедициядә катнашучылар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын күтәреп фотога төшергән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин өчен Эльбруска экспедиция беренче түгел - агымдагы елның гыйнварында, Россия джитсерларының спорт җыеннарында булганда, ул Татарстан Республикасының дәүләт флагы белән 4 460 метр биеклеккә күтәрелде.
http://dumrt.ru/news/news_26324.html

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading