16+
#Хикәя 30 мая 2025, 10:06 Уку өчен 6 минут
629
0
0

Сәер кешеләр дөньясыннан: «Сеңелем агачлар, хайваннар белән сөйләшә минем»

30 мая 2025, 10:06
629
0
0
Уку өчен 6 минут

Ике сәгатьлек юлның бер сәгате һәркем үз уйларына чумып, бер сәгате сөйләшеп үтте. Минем бу язманы “Нина апа сабаклары” дип атыйсым килә.

Сәер кешеләр дөньясыннан: «Сеңелем агачлар, хайваннар белән сөйләшә минем»

Ике сәгатьлек юлның бер сәгате һәркем үз уйларына чумып, бер сәгате сөйләшеп үтте. Минем бу язманы “Нина апа сабаклары” дип атыйсым килә.

Кайбер нәрсәләрне гаҗәпләнеп тыңласам да, үрнәк итеп тә, гыйбрәт итеп тә алырлык нәрсәләр бар аның сүзләрендә.

Беренче сабак

Түбән Камага җитәрәк, юлдашымның телефоны шалтырады. Карамыйм дисәң дә, күз кырые “Солнышко” дигән берәүнең шалтыратуын эләктереп алды. Колакны томалап булмый – ишетә:

-Менә кайтып киләм. Салкынрак, билем өшеп бетте инде, автобуста җылы кушмаган, әйтермен әле шоферга. Син яхшылап киен, кара аны, сүземне тыңла. Урамда салкын бүген. Җылы свитерыңны ки...

Апа теге яктагы “Кояшкай”га ниләр кияргә икәнен бәйнә-бәйнә аңлатты. Улы бугай дип уйлап куйдым.

Берничә минуттан апа үзе шалтыратты:

-Бүген яңгыр да була дип әйттеләр, өстеңә куртка да ки. Шимбә кайтасың бит инде син, җылырак киенеп кайт. Юу-ук, ничек дүшәмбе булсын, шимбә дип сөйләштек бит. Анда сине күпме эш көтә. Миңа эшләмәскә кушасың бит. Шимбә! Кара син аны, колак белән тыңламагансың ахры син, с тобой не соскучишься.

Теге якта яшь кенә ир тавышы көлеп нәрсәдер әйтте бугай, апа да берничә матур сүз әйтте. Сагындым, кәнишне, дип тә өстәде.

Инде миндә улы түгел бугай дигән шик туды.

-Ирегезне шулай матур итеп атадыгызмы? Солнышко, - дим. Хатын-кызларга хас кызыксынучанлык уянды.

-Әйе, иремне. Ул мине “матурымка” дип атый.

“Матурым” дигәч, татардыр инде дип уйлап куйдым, артыгын сораштырып тормадым. Берничә минуттан ир тагын шалтыратты. “Кроссовки киимме, җылы ботинкамы?” – шул сорауны ачыкладылар. Ун минут эчендә дүрт-биш тапкыр кыска-кыска гына сөйләшеп алдылар шулай. Холодильникта сало калган иде, ашап бетер шуны, дип тә киңәш итте апа. Аннары миңа карап:

-Ир-атка ит кирәк аңа. Ул минем татарин булса да, сайланып тормый, бөтен итне ашый, чучканыкын да ялт иттереп куя. Минем шикәр чире булгач, күп нәрсә ярамый бит.

-Берәр стресс булган идемени, шикәр стресстан күтәрелә диләр бит, - дим. Ирнең татарлыгын, талымсызлыгын аңладым. Рус арасында үскәндер дип нәтиҗә ясап куйдым үземчә, ул хакта сораштыруны килештермәдем.

-Әйе, 31 ел бергә яшәгән ирем кинәт кенә үлеп китте, тромб шартлаган иде. Шуннан соң башланды.

Апа шактый гына үзенең көндәлек рационы турында сөйләде.

-Солнышко икенче ирегезмени? Шундый матур сөйләшәсез, - дим, ул туктагач.

-Икенче. Яшь әле, кырык бер генә аңа. Унбиш ел бергә торабыз инде. Ирләр белән сөйләшә белергә кирәк ул. Хатын-кыз бик яхшы дипломат булырга тиеш: урынында макта, урынында катырак әйтә бел, җилкәңә менеп утырмасын. Мин беркайчан да юкка-барга миен черетмим аның. Ул үзе турында кайгыртуны күреп-белеп, артыграк сикеренә башласа, урынын күрсәтәчәкләрен дә белеп торсын.

Баштарак улын бигрәк контрольдә тотарга маташа икән бу апа дип уйлап куюым искә төште. Аннары ирләр колагына ятышлы сүзләр дә кыстыргалады, бераз гына флирт та булып алды. Әйе, апа сөйләшергә оста иде. Йөзенә карап (сиздерми генә), үзенә ничә яшь булуын чамаларга тырышып карадым. Ике ире белән яшәү гомере 46 ел булып чыга түгелме соң? Димәк, алтмышның өсте инде. Гәүдәсе җыйнак кына, матур картаючы апаларга охшаган, җыерчыклары да әллә ни күп түгел, заманында бик матур булгандыр, хәзер дә сөйкемлелеген саклаган. Бераз картлык исе килә килүен. Кайбер олыларда була ул.

Тел очыма “Ирегез яшь булгач, бала кирәктер бит аңа?” дигән сорау килде, әдәп саклап бирми калдым. Ишеткән кебек үзе сөйләп китте:

-Аңа әле егерме алты гына иде без кушылганда. Бала дип сөйләнә башлагач, минем өчен син дә бала, бер бала җиткән, дидем. Көлде генә, - дип куйды.

“Бу ир бәхетле икән соң?” дип уйлап куйган идем дә, үз-үземне сүгеп аттым: минем кешедә ни эшем бар инде, үзе сайлаган, унбиш ел бергә торгач, араларында яратумы-хөрмәтме – нидер бардыр; теләмәгән кеше янында беркем беркемне бәйләп тота алмый.

Шулай да баштарак уйлаган соравымны тәки бирми кала алмадым:

-Ирегез руслар арасында үскәндер ул, шулаймы?

-Юу-у-ук. Күрше рус авылына килгәләп йөрде, шуннан танышып киттек.

Апа безнең райондагы кечкенә генә бер авыл исемен атады. Шаккаттым: чи татар авылы.

Икенче сабак

Нина апага янә шалтыраттылар. Бу юлы “Солнышко” түгел иде.

-Әйе, бар. Үсеп киләләр инде, күзләре ачылды. Килерсез.

Ападан песи баласы сорап шалтыраталар икән.

-Миндәге песиләр бик акыллы алар. Сарафан радиосы буенча ишетеп алалар да шалтыраталар. Ана песиебез балалый тора – бәбиләрен урнаштыра торабыз. Малява дип атаган идек без аны, Пантера дип атыйсы калган икән – эттән артыграк, йортка бер чит эт-мәче кертми. Ирем бер салкын көндә торба астыннан табып кергән иде, шуннан бирле бездә. Ишек аша алып кергәнсең икән, син инде аның өчен җаваплы. Мондый акыллы песи башка юк ул. Күзеңә карап нәрсә теләгәнеңне белә.

-Ичмасам, тычкан да тотмыйсың бит син, - димен берьюлы, - ашап кына ятасың, бер файдаң юк синең, - минәйтәм.

Карыйм: шул ук көнне бакчадан тотып, ишек алдына бер кош үләксәсе тотып кайтарып куйган.

-Урамдагы кошларга тияргә ярамый, - минәйтәм. – Син өйдәге тычканнарны тот.

Күрәм: икенче көнне идәндә бер кечкенә генә тычкан баласы ята, кайдан тоткандыр инде, менә бит, файдам бар дип күрсәтәсе килгән инде аның.

Мин аның белән гел сөйләшеп йөрим. Кайвакыт ачуланам. Ачулансам, миңа үпкәли дә башка бүлмәгә чыгып китә, үзем барып гафу сорамасам, якын да килми. “Ярар инде, Малява, ачуланма” димен аннары. Беркайчан өстәлгә менми. Кешеләр “зыян итә, өстәлгә менә” дип зарланыша. Соң сез ашатыгыз аны, ач булганга менә ул өстәлгә, тук мәче беркайчан да өстәлгә менмәячәк. Үзеңә алгансың икән, син аны гаилә әгъзасы дип сана инде – ашат-эчерт, кешечә мөнәсәбәттә бул. Колбаса да сатып алам мин аңа, сөт тә. Теләсә нинди ризык ашамый ул, ашның да шулпасын яратмый.

-Экзюпери “Мы в ответе за тех, кого приручили” дигән, - дип мин дә сүз кыстырган булдым. Татарның бик сирәгендә мәчеләргә андый кадер-хөрмәт икәнен беләм инде.

-Шул-шул. Бер тапкыр чиркәүдән кайткач, яңарак кына туган песи балаларын суга батырырга кирәк дигән уй килде. Аналар иде барысы да. Гомер андый эшкә барганым юк иде. Чиркәүдән кайтан көнне ярамас, чистарынып кайттым, дип уйладым. Икенче көнне башта иконаларның тузанын сөрткәндә өстәл өстеннән егылып төшеп аягымны авырттырдым, аннары юл кырыендагы чокырга барып төштем. Узгынчы ир-атлар тартып чыгарды. Шуннан соң бу эштән тәүбә иттем, димәк, мине Ходай шул җан ияләренә мәрхәмәтле булырга дип яраткан. Кеше аңлап кына бетерми ул: һәр яман эш өчен җавабы килеп тора. Ходай барысын да күрә. Хайван рәнҗеше дигән нәрсә дә бар, үзеңә булмаса, балаңа төшәчәк ул.

Өченче сабак

Бу темага ничек кереп киткәнбездер, сүз очын хәтерләмим. Ләкин минем “в теме” икәнлегемне белгәч, Нина апа тагын кызыклы нәрсәләр сөйләде. Монысы инде гайре табигый хәл булгач, күп кеше тарафыннан “әкият”, “сафсата” дип кабул ителә торган очрак.

-Сеңелем агачлар, хайваннар белән сөйләшә минем. Ул аларның нәрсә әйткәнен аңлый. Бер көнне чиркәүдән чыгып барганда, атакай ишегалдындагы этне сүгә-сүгә куып җибәрде. Сеңелем белән мин шунда идем. Сеңелем эткә карап “Не обижайся”диде, анысы да аңа карап тора. “Нәрсә ди?” – дип сорыйм моңардан. “На дураков не обижаются”, дип әйтте ди. Күп инде андый хәлләр. Хәзер алар бер төркем белән җирнең энергетикасын чистарту буенча эшлиләр. Төрле көч урыннарында булып торалар.

-Энергетикалары көчле кешеләр була инде. Имчеләр, сихерчеләр дигәннәр бит элек. Сездә бәлки геннар буенча күчәдер ул?

-Әйе, әби ягыннан бездә андый көч. Әти бик көчле иде, карашы белән чабып килгән мал-туарны туктата иде. Әби ягыннан фамилия дә Ворожеина безнең.

-Сездә дә бармы ул сәләт?

-Бар. Мин бик кулланмаска тырышам. Кайвакыт башымда тавыш ишетәм мин, болай дип әйт, тегеләй дип әйт, диләр. Әле күптән түгел генә әнисе белән бер кыз киләләр каршыма. “Срочно бөерләрен тикшертергә кирәк” дигән уй үтте баштан. Әйттем инде, әнисенең күзләренә яшьләр килде. “Каян беләсез сез аны, аның чыннан да бөерләр белән проблема бит”, ди. Менә шундый очракларда әйткәлим инде. Шулай да бик кысылмаска тырышам, кеше юләр дип атарга мөмкин безнең кебекләрне. Хәзер кеше бит үзе аңламаган, башка төрлерәк кешеләргә карата бик усал. Сәер дип пичәт сугалар, аралашудан курка башлыйлар. Ходай төрле кеше итеп яраткан икән, кабул итәргә генә кирәк. Гаепләмичә. Сиңа явызлык кылмаган кешене нинди булса да кабул итәргә кирәк.

Лилия Фәттахова.

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading