16+

Мәгариф министры мәктәп укучыларына өй эшен күп бирмәскә куша

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Ведомство башлыгы искәртеп үткәнчә, беренче сыйныфта балаларга өй эшен бөтенләй бирмиләр. 2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш. 9-11 сыйныфларда исә бу вакытның 3,5 сәгатьтән дә артмавы шарт.

Ольга Васильева шулай ук белем бирү учреждениеләрендә өйгә бирелгән эшнең эчтәлеге һәм күләме нинди булачагын нәкъ менә укытучы хәл итүен дә искәртте.

Моңа кадәр РФ мәгариф министры укытучыларны Яңа елга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә чакырган иде.

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу министрлар, минем анлавымча, гади укучы хэм укытучы башына авыр, кутэрэ алмаслык йок булып, хавадан килеп тошэ, ахрысы. Мэгарифны, уку системасын, мэктэп тормышын анламаган кеше ничек министр була ала ул, шуны анлатыгыз эле, зинхар! Йомшак креслода ябышып утырып, ручка белэн болгап, жыен тузга язмаган нэрсэлэр уйлап чыгарып тик утыралар. Бу рэхмэт яугыры Васильева 1 сыйныфта ой эше бирелгэнен дэ белми бит. Ара-тирэ эзрэк уку системасы белэн дэ танышсыннар иде. Бик авыр булмаса...

    Мөһим

    loading