16+

Җәмәгать транспортын дезинфекцияләчәкләр

Транспорт комитеты рәисе катнашында узган киңәшмәдә эпидемиягә каршы һәм профилактик чаралар кертү турында сөйләшенде.

Җәмәгать транспортын дезинфекцияләчәкләр

Транспорт комитеты рәисе катнашында узган киңәшмәдә эпидемиягә каршы һәм профилактик чаралар кертү турында сөйләшенде.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр җәмәгать транспортында грипп, ОРВИ һәм коронавирусны кисәтү максатыннан. дезинфекция режимы көчәйтеләчәк. Әлеге максаттан бактерицид нурланыш, кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү өчен диспенсерлар кулланылачак.

Җәмәгать транспортында эшләүче хезмәткәрләр маскалар кияргә, даими рәвештә тән температурасын үлчәп торырга һәм вирус инфекциясенең беренче симптомнары - югары температура, томау, йөткерү булган очракта, эшкә чыкмаска тиеш булачак.
 

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading