16+

Җәмәгать транспортына бәяне арттырырга җыеналар. Ничә сумга?

Татарстан автотранспорт предприятиесе ассоциациясе башлыгы Сергей Темляков Казанда җәмәгать транспорты бәясен 5 сумга күтәрү турында әйткән, дип яза “Татарстан-24”.

Татарстан автотранспорт предприятиесе ассоциациясе башлыгы Сергей Темляков Казанда җәмәгать транспорты бәясен 5 сумга күтәрү турында әйткән, дип яза “Татарстан-24”.

Темляков әйтүенчә, пассажир йөртүчеләр “бик авыр хәлдә”. Шәһәрнең транспорт предприятиеләре QR-кодлар аркасындагы югалтулар өчен республика бюджетыннан компенсация алмаган. Шул ук вакытта ягулыкка һәм запас частьларга бәяләр күтәрелгән. Ә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга кирәк, чөнки продуктка бәяләр күтәрелә, дигән ассоциациясе башлыгы.

“Пассажир йөртүчеләрнең бердәнбер керем чыганагы – пассажирларның транспорт өчен түләгән акчасы. Бу катлаулы хәлдән чыгу юлын тарифларны яңадан карауда һәм гражданнарның ташламалы категориясен йөрткән өчен компенсация алуда күрәләр. Алар бәяне 27 сумга кадәр күтәрергә дип саный. Яки банк һәм транспорт картасы буенча, шулай ук акча белән түләгәндә 5 сумга арттырырга кирәк дип уйлыйлар”, - ди Темляков.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зарплатаны күтәрү турында уйлаучы юк. ЖКХ га, продуктага көн саен бәя күтәрәләр, мескен гади халык нишләргә тиештер, бер ходай гына белә. Зарплатаны арттырсалар да врачларга һәм укытучыларга гына арттыралар. Врачлар да, кондукторлар да берсе дә честный түгел. Дөресен язганга гафу итегез, күпме була түзәргә, 8или10мең пенөия, ә кварплата 8мең,бер айга, ничек яшәргә

    Мөһим

    loading